22 сентябрьдә Тукай районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Якынча мәгълүматларга караганда, 51 яшьлек Audi йөртүчесе 63 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган дип фаразлана. Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото/ Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең МАКС каналы
Нет комментариев