«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире итеп журналист Илсөя Мансур кызы Садыйкова билгеләнде. Яңа җитәкчене редакция коллективына «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.
Илсөя Садыйкова матбугат өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәгә ия. 2014–2026 елларда ул «Яшел Үзән» газетасы редакциясен җитәкләде. Аңа кадәр матбугат хезмәтендә, РИА Новостида һәм телевидениедә эшләгән, продюсер, редактор һәм алып баручы буларак тәҗрибә туплаган.
Садыйкова 2005 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган. Ул хезмәт юлын Яшел Үзәндәге С. И. Серго исемендәге заводның матбугат хезмәтендә башлаган.
Хәзер тәҗрибәле журналистка республиканың танылган басмаларының берсе — «Шәһри Казан» газетасы редакциясен җитәкләү бурычы йөкләнде.
Фото/ «Шәһри Казан» сайты
Нет комментариев