Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Район буенча ЮХИДИ бүлеге узган елгы эш нәтиҗәләре буенча беренче урында

Полиция майоры Шамил Ганиев җитәкчелегендәге район буенча ЮХИДИ бүлеге 2015 ел нәтиҗәләре буенча беренче категориядә «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы подразделениесе» республика конкурсының җиңүчесе булды һәм министр, полиция генерал-лейтенанты Артём Хохоринның дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук икенче ел рәттән инде бүлек республикада икенче категорияле эчке эшләр бүлекләре...

Полиция майоры Шамил Ганиев җитәкчелегендәге район буенча ЮХИДИ бүлеге 2015 ел нәтиҗәләре буенча беренче категориядә «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы подразделениесе» республика конкурсының җиңүчесе булды һәм министр, полиция генерал-лейтенанты Артём Хохоринның дипломы белән бүләкләнде.

Шулай ук икенче ел рәттән инде бүлек республикада икенче категорияле эчке эшләр бүлекләре арасында ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны алып килә. Быел да аларның эшчәнлеге Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов имзалаган диплом белән бәяләнде. Моңа өстәп, 2014 ел нәтиҗәләре өчен бирелгән бронза күчмә кубок та аларда калды. Ә өч ел рәттән беренчелекне яулаган очракта әлеге кубок бөтенләйгә бүлектә калачак. Район буенча ЮХИДИ бүлеге, шулай итеп, 2016 елда да иң яхшы нәтиҗәгә ирешү бурычын куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев