Наркологта исәптә торучы кешеләрнең машина йөртү хокукы туктатылды
Түбән Кама прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәсендә наркологта исәптә торучы алты кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы суд карары белән гамәлдән чыгарылды.
Түбән Кама шәһәр прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә федераль законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, машина йөртү таныклыгына ия булган алты кеше транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмә булып саналган авыру сәбәпле наркологта исәптә тора.
Әлеге фактлар нигезендә шәһәр прокуратурасы судка аларның транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктату турында дәгъва гаризалары юллады.
Суд күзәтчелек органы таләпләрен канәгатьләндерде. Нәтиҗәдә җавап бирүчеләрнең машина йөртү хокукы гамәлдән чыгарылды, шулай ук аларга таныклыкларын Дәүләт автоинспекциясенә тапшыру бурычы йөкләнде.
Әлегә суд карарлары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев