Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында мәктәп автобуслары йөрүче юлларның торышы начар

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев мәктәп автобуслары йөри торган юлларның начар хәлдә булуын катгый тәнкыйтькә алды. Ярый хәзер көннәр җылытуга бара, юллар үзеннән-үзе кардан арына. «Ә кышкы чорда чистартылмаган участоклар бик күп булды», - дип белдерде ул. ЮХИДИ тарафыннан барлык маршрутлар тикшерелгән. Юлларның...

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышында ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев мәктәп автобуслары йөри торган юлларның начар хәлдә булуын катгый тәнкыйтькә алды. Ярый хәзер көннәр җылытуга бара, юллар үзеннән-үзе кардан арына. «Ә кышкы чорда чистартылмаган участоклар бик күп булды», - дип белдерде ул.

ЮХИДИ тарафыннан барлык маршрутлар тикшерелгән. Юлларның күпчелеге, ян якларга кар өелү сәбәпле, тарайган, бозлавык, колея күзәтелә. Бу күренешкә ЮХИДИ хезмәткәрләре Нефтебаза юлында, Бәтке, Яңа Мусабай, Югары Суыксу, Куады, Новотроицкое, Күперле, Калиновка, Белоус, Ильбухтино, Сәмәкәй, Күгәш, Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод, Кызыл Байрак, Ташкичү авыллары эчендә, Күперле белән Калиновка арасында, Яр Чаллы - Круглое Поле - Бәтке трассасында тап булганнар. Куадыда, Калиновкада, Шөкрәледә, Яңа Мусабайда, Югары Суыксуда, Нефтебазада, Оргыдыда, Хуҗида тукталыш павильоннары бөтенләй юк яисә чистартылмаган хәлдә. Иске Җирекледә балалар Калининога китүче юлда - авыл урамыннан 300 метр читтә төшеп калалар һәм төп юлдан хәрәкәт итәләр. Бу бик куркыныч. Казаклар авылы балалары да шушы язмышка дучар. «Кисәтүләрне без авыл җирлекләренә җибәрдек. Ләкин, кызганычка каршы, аларның берничәсеннән генә җавап алдык. Бу мәсьәләгә җитди карасак иде, чөнки балалар иминлеге турында сүз бара», - диде ЮХИДИ башлыгы.

Ел башыннан район территориясендә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2 гыйнвар көнне 8нче сыйныф укучысы - җиңел машина пассажиры тән җәрәхәтләре алган. 20 гыйнварда 3 яшьлек пассажир баланың сәламәтлегенә зыян килгән.

Шамил Ганиев «Россия Федерациясенең административ хокук бозулар хакындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы яңа законның үз көченә керүен дә искәртеп үтте. Анда билгеләнгәнчә, юлларның торышы аркасында һәлакәт килеп чыккан очракта вазифадагы затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге органының кисәтүен вакытында үтәмәү шактый күләмле штрафларга китерә, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев