Машина йөртү хокукын кире кайтару җиңел түгел
Район ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә искәртә: транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр таныклыкларын бу турыдагы суд карары үз көченә кергәннән соң өч көн эчендә бүлеккә китереп тапшырырга тиешләр. Мәхрүм итү вакыты чыкканчы ул шунда сакланачак. Таныклыкны билгеләнгән срокта тапшырмаганда мәхрүм итү вакыты өзелә. Ул машина йөртүче таныклыгын...
Район ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә искәртә: транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр таныклыкларын бу турыдагы суд карары үз көченә кергәннән соң өч көн эчендә бүлеккә китереп тапшырырга тиешләр. Мәхрүм итү вакыты чыкканчы ул шунда сакланачак.
Таныклыкны билгеләнгән срокта тапшырмаганда мәхрүм итү вакыты өзелә. Ул машина йөртүче таныклыгын тапшырганнан соң яки аны югалтуы турында гариза керткәннән соң гына дәвам итә.
Машина йөртүче карар үз көченә кергән көннән транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән булып санала. Әгәр машина йөртүче андый вакытта рульгә утырса, шул исәптән таныклыгы үзе белән булса да, аны 30 мең сум күләмендә штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест, яки 100дән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр көтә. Ул идарә иткән транспорт чарасы махсус стоянкага куела.
Мәхрүм итү срогы чыкканнан соң машина йөртүчегә таныклыгы аның юл йөрү кагыйдәләрен белүен һәм административ штрафларын тикшергәннән соң гына кайтарыла. Йөртүче исерек килеш рульгә утырып, медицина тикшерүеннән баш тартып яки юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкоголь кулланып правасыннан мәхрүм ителгән очракларда таныклыкны кайтару өчен аның транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт бирүче медицина күрсәтмәсе дә булырга тиеш.
Машина йөртү хокукын кире кайтару җиңел түгел, шуңа күрә юлда кагыйдәләрне үтәп йөрегез, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.
Фото чыганагы:uincar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев