Мамадыш районындагы юл фаҗигасендә дүрт кешенең гомере өзелгән
Мамадыш районында булган җитди юл-транспорт һәлакәте дүрт кешенең үлеменә китергән. «Лада» автомобиле тагылмалы трактор белән бәрелешкән.
ТР Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, фаҗига 13 июль кичендә якынча 21:30 сәгатьтә Мамадыш – Кукмара – Ишкәй автомобиль юлында теркәлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе хәвефсез тизлекне сакламаган һәм алда хәрәкәт иткән тракторның тагылмасына килеп бәрелгән.
Көчле бәрелү нәтиҗәсендә «Лада» рулендәге кеше һәм салонда булган өч пассажир алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, авария урынында коткаручылар эшләгән һәм махсус хезмәтләр җәлеп ителгән.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана. Тикшерү барышы Татарстан прокуратурасы контролендә тора.
Фото/ ТР Прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев