Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Куркынычсызлык каешлары гомерләрен саклап калган

17 сентябрьдә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә 42 яшьлек «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе «Татарстан» совхозы поселогы ягыннан Ташкичу авылы юнәлешендә барганда, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1 пунктын бозып, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыга һәм анда каршыга килгән, 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә.

Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев сүзләренчә, «Калина»ның йөртүчесенең 23 ел, «Гранта»ның 42 ел машина йөртү стажы бар. Ике шофер да 2 календарь ел эчендә РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка берәр тапкыр тартылганнар, әмма штрафны икенче шофер гына түләгән.

Автомобильләрнең салоннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча кагыйдәләр үтәлгән: ике транспорт чарасының да йөртүчеләре һәм пассажирлары куркынычсызлык каешларын таккан, ә кечкенә бала махсус җайланмада булган – бу аларның гомерләрен саклап калган. Юлтранспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Калина» йөртүчесе ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, аяк сыну, тез буыны җәрәхәте диагнозлары һәм шул ук автомобильнең 42 яшьлек пассажиры ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, аяк җәрәхәте диагнозлары белән ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китерелгән. Тикшерүдән соң шоферны өенә кайтарып җибәрәләр, ә пассажирны хастаханәгә салалар.

«Гранта»ның йөртүчесе ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, күкрәк читлеге җәрәхәте, 62 яшьлек пассажир ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, 37 яшьлек пассажир ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, сул якта 5нче, 6нчы кабыргасының сынуы, 8 айлык бала ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенүе, башның җәрәхәте диагнозлары белән ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китерелә, тикшерүдән соң барысы да өйләренә кайтарып җибәрелә.

РФ Эчке эшләр министр лы гының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе юлның хаталарны кичермәвен искәртә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев