Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Каникулда балаларның куркынычсызлыгына игътибарны тагын да арттыру мөһим

Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне бәрдерү - иң киң таралган һәлакәтләрнең берсе. Машина йөртүчегә төнлә юлдагы кешене күрү бик кыен, аеруча җәяүле караңгы төстәге киемнәрдән булса. Әле күптән түгел генә Яр Чаллы - Зәй трассасында шундый очрак булды. Фаҗига урынында ук җан биргән 32 яшьлек җәяүле хатын-кызның ике кечкенә баласы калды....

Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне бәрдерү - иң киң таралган һәлакәтләрнең берсе. Машина йөртүчегә төнлә юлдагы кешене күрү бик кыен, аеруча җәяүле караңгы төстәге киемнәрдән булса. Әле күптән түгел генә Яр Чаллы - Зәй трассасында шундый очрак булды. Фаҗига урынында ук җан биргән 32 яшьлек җәяүле хатын-кызның ике кечкенә баласы калды. Шуңа да юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар караңгыда яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән йөрергә куша. Якыннан күрсәтә торган ут белән барганда йөртүче җәяүлене 25-30 метрдан гына шәйли, ә киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булса, ул аны 150-200 метрдан күрә.
Шулай ук балаларны да юлда йөргәндә мондый киемнәр белән тәэмин итү мәҗбүри. Каникул көннәрендә бу аеруча актуаль. Район ЮХИДИ бүлеге ата-аналарга җәйге ял чорында балаларның куркынычсызлыгына игътибарны тагын да арттыру кирәклеген искәртә. Балаларны урамда караучысыз калдырмаска тырышыгыз, роликта, велосипедта һәм мопедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз. Машинаның тиз генә туктый алмаганлыгы баланың аңына барып җитсен. Әңгәмәгә бераз вакытыгызны жәлләмәү балагызны фаҗигадән коткарырга ярдәм итәчәк. Шулай ук машина йөртүчеләр дә юлга кинәт кенә балалар килеп чыгарга мөмкин икәнлеген онытмасыннар иде.
Балаларны автомобильдә йөртү таләпләре шулай ук бик мөһим. Күп вакытта ата-аларның үзләренең гаебе баласының үлеменә яки сәламәтлегенә зыян салуга китерә. Иң куркынычы - баланы кулда алып бару. Шуңа күрә алар өчен махсус утыргычлар уйлап табылган һәм бу җайланмаларның төзек булуы һәм тиешенчә беркетелгән булуы шарт, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев