Юлда тагын бер үлем
Тукай районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте. Ике көн эчендә ике җияүлене бәрдерделәр.
6 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Яр Чаллы – Борды автоюлының 11 нче чакрымында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. ВАЗ-2110 автомобиле йөртүчесе (2009 елгы) Борды авылына таба барганда көйләнмәгән җәяүлеләр кичүен узу кагыйдәләрен бозган, җәяүлегә юл бирмәгән һәм бәрдергән.
«Зебра» буенча юлны кичкән җәяүле (1975 елгы) алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнчегә кадәр урында ук үлә.
Машина йөртүче транспорт чарасын йөртү таныклыгыннан башка йөрткән. Соңгы ике елда ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 5 сентябрь көнне шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә җияүлене Яр Чаллы – Белоус юлында бәрдеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев