Җитмеш яшьлек бабай юл бирмәгән
Якшәмбе көнне Яр Чаллы - Минзәлә трассасының Тукай районы территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәгать кичке 7 тулганда биредә ике йөк машинасы бәрелеште. «КАМАЗ» машинасын йөртүче 31 яшьлек ир-ат тиешле дистанцияне сакламыйча «МАН TGS» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә ул күптөрле җәрәхәтләр алып БСМПга җибәрелә. Әлеге урыннан ике генә километр читтәрәк...
Якшәмбе көнне Яр Чаллы - Минзәлә трассасының Тукай районы территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәгать кичке 7 тулганда биредә ике йөк машинасы бәрелеште. «КАМАЗ» машинасын йөртүче 31 яшьлек ир-ат тиешле дистанцияне сакламыйча «МАН TGS» автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә ул күптөрле җәрәхәтләр алып БСМПга җибәрелә.
Әлеге урыннан ике генә километр читтәрәк җиңел машиналар катнашында авария килеп чыга. Һәлакәт кичке сәгать 8 тулгач килеп чыга. Бу юлы авариядә 70 яшьлек ир-ат гаепле дип табыла. «Ундүртле»гә утырган әлеге пенсионер төп юлдан килүче машинага юл бирми һәм «Лада Калина» белән бәрелешә. Аннары инерция буенча каршы юнәлештәге полосага чыгып «ГАЗ» автомобиленә бәрелә. Һәлакәтнең нәтиҗәсе - авариядә гаепле ир-ат баш мие һәм тән җәрәхәтләре алып больницага озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев