Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Иң мөһим пассажирлар

Бәтке авылындагы «Алёнушка» балалар бакчасында «Автокресло — баланың иминлеге» дигән акция узды.

Чарада әти-әниләр бик теләп катнаштылар, фотолар белән бүлештеләр. Бакчабызга йөрүче нәниләр һәм аларның әти-әниләре автокреслоның иминлек өчен мөһим нәрсә икәнен беләләр. Алар берсе дә эләктерелмичә, креслосыз йөрми.

Балалар – иң мөһим пассажирлар, аларның иминлеген без – өлкәннәр кайгыртырга тиеш.  Дөрес сайланган һәм урнаштырылган кресло баланың имгәнү куркынычын киметә.

Иң мөһиме: хәрәкәт итә башлар алдыннан үзегез куркынычсызлык каешын эләктерегез. Бары тик ата-аналар үрнәге генә сезнең балагыз өчен иң яхшы куркынычсызлык дәресе булачак.

Люция Шагалиева, тәрбияче

Фото/ Люция Шагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев