Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җиңел машина өстенә менмим дип, юл чистарту техникасы белән бәрелешкән

20 февраль көнне көндезге сәгать 10 тулгач Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында «КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә тән...

20 февраль көнне көндезге сәгать 10 тулгач Мәскәү-Уфа юлының 1063нче километрында «КАМАЗ» автомобиле юл чистарту машинасы белән бәрелеште. Уфага таба баручы «КАМАЗ», юлның бозлавык булуына карамастан, дистанция сакламый. Таудан төшкәндә алда барган җиңел машинаның өстенә менмим дип, ул сулга ала һәм юл чистарту машинасы белән бәрелешә. Йөртүчеләр икесе дә тән җәрәхәтләре ала. Икенче машина шоферының сәламәтлегенә зур зыян килә - медицина хезмәткәрләре аны БСМПга алып китәләр.

Бүген әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре бара. «КАМАЗ» машинасын йөртүче җаваплылыкка тартылачак, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Һава шартларының кинәт үзгәрүе сәбәпле, ул бу көннәрдә машина йөртүчеләрнең аеруча сак булуларын, тизлекне арттырмауларын, дистанция саклауларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев