Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Чаллыда баланы бәрдергәннән соң качып киткән йөртүчене эзлиләр

Чаллыда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләр кичүендә 11 яшьлек малайны бәрдергәннән соң вакыйга урыныннан качып киткән йөртүченең шәхесен ачыклый. Бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, юл һәлакәте 20 июльдә Яшьлек проспектында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, әлегә шәхесе билгесез автомобиль йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән юл аша чыгып барган 11 яшьлек малайга юл бирмәгән һәм аны бәрдергән. Һәлакәттән соң йөртүче зыян күрүчегә ярдәм күрсәтмичә вакыйга урыныннан киткән.

Малай төрле тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.

Хәзерге вакытта хокук бозучыны эзләү дәвам итә. Автомобиль һәм аны йөртүче турында ориентировкалар Дәүләт автоинспекциясенең барлык экипажларына җибәрелгән. Юл һәлакәтен күргән кешеләрдән һәм нинди дә булса мәгълүматка ия булганнардан бу хакта ЮХИДИның кизү частенә 51-18-14 телефоны буенча яки ЮПХның эзләү бүлегенә 37-95-69 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев