Юл хәрәкәте иминлеге

Борылышта юл бирмәгән

11 апрель көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Кама поселогы - Нефтебаза юлының беренче километрында дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Нефтебазадан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «Рено Меган» машинасын йөртүче ир-ат борылышта куркынычсызлык кагыйдәсен үтәми, юлдан килүче «Рено Дастер» машинасына юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Инерция...

11 апрель көнне көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы - Кама поселогы - Нефтебаза юлының беренче километрында дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Нефтебазадан Яр Чаллыга таба хәрәкәт итүче «Рено Меган» машинасын йөртүче ир-ат борылышта куркынычсызлык кагыйдәсен үтәми, юлдан килүче «Рено Дастер» машинасына юл бирми һәм аның белән бәрелешә. Инерция буенча икенче автомобиль юл кырыенда торган ике микроавтобуска бәрелә. Авариядә гаепле машинаның йөртүчесе, «Рено Дастер»ны йөртүче хатын-кыз һәм андагы пассажир хатын-кыз тән җәрәхәтләре ала.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев