Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бәйрәм кәефе кырылмасын

Район ЮХИДИ хезмәте юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да Яңа ел белән котлый һәм бәйрәм алдының яхшы кәефе ел дәвамында саклансын өчен юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Кызганычка каршы, бәйрәм чорында эчкән килеш руль артына утыручылар да арта, ә бу үз чиратында юл һәлакәтләренең дә күбәюенә китерә. Яңа елның беренче көннәре балаларның кышкы каникул вакыты да бит әле ул. Аек һәм игътибарлы машина йөртүче балалар тупланган урынны да, аларның кинәт килеп чыгарга мөмкин булуын да чамалый, ә алкоголь кулланып руль артына утырган кешегә «диңгез тубыктан». Ул бала гомерен өзәрмен, я булмаса сабыйның сәламәтлегенә зыян китерермен дип уйлап та карамый.
Исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчегә Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе нигезендә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум күләмендә штраф яный.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре шулай штрафларны вакытында түләп, яңа елга бурычларсыз керергә чакыра. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләү вакыты 30 көннән 60 көнгә арттырылса да, бурычлылар кимеми. Түләнмәгән штраф суммасы Кодексның 20.25 маддәсенең 1 өлеше нигезендә икеләтә арттырыла (ләкин 1000 сумнан да ким түгел) яки хокук бозучы 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X