Яр Чаллы - «Дизелист» юлында үткән ике тәүлектә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 25 май көнне көндезге сәгать 2дә «Боровинка» бакчачылык ширкәте каршында «Газель» машинасы 29 яшьлек ир-атны бәрдерде. Автомобиль йөртүче дә тизлекне кирәгеннән арттырган, җәяүле исә юл аша ярамаган урыннан чыккан. Бик күп тән җәрәхәтләре алган җәяүле ике сәгатьтән ашыгыч...
Яр Чаллы - «Дизелист» юлында үткән ике тәүлектә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 25 май көнне көндезге сәгать 2дә «Боровинка» бакчачылык ширкәте каршында «Газель» машинасы 29 яшьлек ир-атны бәрдерде. Автомобиль йөртүче дә тизлекне кирәгеннән арттырган, җәяүле исә юл аша ярамаган урыннан чыккан. Бик күп тән җәрәхәтләре алган җәяүле ике сәгатьтән ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасында җан бирде.
Нет комментариев