Зирәкләр уены
Татарстан Республикасында «Мәгариф» милли проектын үстерү максатларында, «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән, мәктәпләрдә шахмат зоналары булдыру буенча проект старт алды.
Әлеге проектның максаты – укучыларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру. Проектка депутатлар, оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һ.б җәлеп ителде. Районның Круглое Поле, Калмаш, Мусабай-Завод мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды, ел ахырына кадәр барлык мәктәпләрдә дә ачу планлаштырыла.
26 март көнне безнең Мусабай-Завод урта мәктәбендә дә шахмат зонасы ачу тантанасы узды, дип яза Мусабай-Завод урта мәктәбе директоры Лилия Вилданова. Әлеге чараны оештыруны башлап йөрүче – авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева. Ул безгә спонсорлар табуда да ярдәм итте.
Шахмат зонасы безнең мәктәп өчен яңалык түгел. Мәктәбебездә күп еллар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән шахмат түгәрәге эшләп килә. Әлеге уен серләренә төшендерүче – математика укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резеда Гәрәева. Түгәрәктә күп кенә җиңүчеләр әзерләнде. Шулар арасыннан Гәрәев Алмаз, Нуретдинова Гүзәл, Әхмәтҗанова Айсылу, Марсалов Руслан, Хәйруллин Риназ, Булат Сафиннарны атап китәргә мөмкин. Мәктәпне тәмамлап китсәләр дә, алар бүген дә төрле ярышларда актив катнашалар, җиңү яулыйлар. 2007 елдан алып 2019 елга кадәр безнең мәктәп командасы район ярышларында беренчелекне бирмәде. 2019, 2020 елларда 2нче урын яулады.
Түгәрәк җитәкчесе Резеда Миннәхмәтовна үзе шахмат-шашка ярышларында 1987 елдан бирле катнаша һәм призлы урыннар яулап килә. Шахмат уйнарга гаиләдә өйрәндем, ди ул. Түгәрәккә йөрмәгән укучыларга да өйдә шахмат уйнарга тәкъдим итә. Әлеге уенның акыл көчен арттыруын, фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны һәм хәтерне яхшыртуын искәртә. Безнең мәктәп укучыларының барысы да шашка уйный белә, ди ул. Шахмат зонасы ачылгач, шахмат белән шөгыльләнүче укучылар саны тагын да артыр дигән теләктә кала.
/ Фото Лилия Вилдановадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев