Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зиратыбызда тәртип урнашты

Быел Иске Гәрдәледә зират өмәсе вакытында авылдашлар мәңгелек йортны җыештырып кына калмадылар, эш коралларын саклау өчен 6га 4 метр зурлыкта бик тә уңайлы бина да төзеп куйдылар. Бу эштә материаллар белән дә, кул көчләре, техника белән дә бертуганнар Минзаһит һәм Минтаһир Гайфуллиннар, Минтаһирның улы Илнар, мәчетебезнең хөрмәткә лаек картлары Муллаян...

Быел Иске Гәрдәледә зират өмәсе вакытында авылдашлар мәңгелек йортны җыештырып кына калмадылар, эш коралларын саклау өчен 6га 4 метр зурлыкта бик тә уңайлы бина да төзеп куйдылар. Бу эштә материаллар белән дә, кул көчләре, техника белән дә бертуганнар Минзаһит һәм Минтаһир Гайфуллиннар, Минтаһирның улы Илнар, мәчетебезнең хөрмәткә лаек картлары Муллаян Шәймәрданов, Харрас Сибгатов, Марсель Сабиров, Әхмәтҗан Фәррахов, Әхнәф Гайфуллин һәм улы Нияз, Рафис Яхин, Мосавир Сәетгәрәев үз көчләрен кертте.

Авылыбыз мәчетенә Минтаһир Фәйрушин, Миндияр Яхин, Айрат Кәшиф улы һәрдаим акчалата ярдәм итеп торалар. Май башында зиратны чистарту вакытында Илшат Гыйльмиев шәхси тракторы белән нык булышты. Бу эштә Гомәр Хәйруллин, тагын күп кенә авылдашларыбыз үз көчен кертте. Әмма шунысы күңелне борчый, зират өмәсендә ел саен шул ук кешеләр актив катнаша. Бу саваплы гамәлдән башкалар да читтә калмасын иде, дип яза авылның хезмәт ветераны Әхмәтҗан Фәррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев