Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зират өмәләренә чакырабыз

«Якты юл» газетасы район мөхтәсибәте белән берлектә ел саен зират өмәләре үткәрергә чакырып, якташларга һәм райондашларга мөрәҗәгать итә иде. Быел да барлык тукайлыларны бу изге гамәлдә катнашырга чакырабыз. Редакциябезгә Күзкәй авыл җирлегеннән мөрәҗәгать иттеләр: «Шәһәрләрдә яшәүче балалар, туганнар кайтыгыз, өмәләр үткәреп, бергәләшеп мәңгелек йортыбызны чистартыйк. Авыл җирлеге, мәчет әһелләре 29,...

«Якты юл» газетасы район мөхтәсибәте белән берлектә ел саен зират өмәләре үткәрергә чакырып, якташларга һәм райондашларга мөрәҗәгать итә иде. Быел да барлык тукайлыларны бу изге гамәлдә катнашырга чакырабыз.

Редакциябезгә Күзкәй авыл җирлегеннән мөрәҗәгать иттеләр: «Шәһәрләрдә яшәүче балалар, туганнар кайтыгыз, өмәләр үткәреп, бергәләшеп мәңгелек йортыбызны чистартыйк. Авыл җирлеге, мәчет әһелләре 29, 30 апрельдә, 2-3 һәм 6-7 майларда авыл зиратында өмәләр оештыра. Газиз ата-аналары, әби-бабалары, якыннары биредә җирләнгән һәркайсыбыз өмәләрдә катнашыйк, әрвахларебез каршындагы изге бурычыбызны үтик».

Ә 1 май көнне Казаклар авылы зиратында өмә уза. Барлык авыл халкын шушы чарада катнашырга чакырабыз. Мәңгелек йортларыбызны чисталыкта, тәртиптә тотыйк. Анда безнең иң якын кешеләребез җирләнгән һәм аны тәртиптә тоту исәннәрнең изге бурычы. Өмә иртәнге сәгать 8:00дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев