Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җыеннар тәмамланды. Күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә вакыт кирәк

Районда соңгы халык җыеннары узды. Дүшәмбе көнне ул Боерган, Калмия җирлекләрендә, сишәмбе - Комсомолецта үтте. Юлларны төзекләндерү, ФАП, мәдәният үзәге кебек социаль объектлар төзелешенә, җир мәсьәләләренә бәйле сораулар монда да игътибар үзәгендә иде.

Боерган җирлегендә яшәүче халык белән очрашу быел яңа күпфункцияле үзәктә үтте. Җирлек башлыгы Зарифян Камиляновның отчет чыгышыннан соң, авыл халкы үзен борчыган сораулар белән район башлыгы Васил Хаҗиевка мөрәҗәгать итте. Фирдәвес Гәрәев Колыш авылындагы юллар, клуб булмау, авылдагы ФАПны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәреп чыкты. Пай җирләре буенча да сорау бирүчеләр булды.

- Әлеге мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз. Пай җирләрен эшкәртүче хуҗалык табылмый калмас. Һәрхәлдә, проблеманы хәл итү өстендә эшлибез. Ләкин бу тиз генә башкарыла торган эш түгел, - диде район башлыгы. Васил Хаҗиев быел Колыш авылындагы юлларны төзекләндерүнең күздә тотылуы турында да әйтте.

Калмия авылы халкының да юлларны, күперләрне төзәтү, яңа ФАП ачуга бәйле бик күп төрле сораулары бар иде. Авылларда электр чыбыклары белән бәйле мәсьәләне дә күтәрделәр.

- Электр чыбыклары еш кына җиргә кадәр асылынып төшә, өзелә. Шулай ут өзелү, көчәнешнең үзгәрүе аркасында күпме электр җиһазлары янып эштән чыкты инде. Урамнан йөрүе дә куркыныч, - диештеләр залда утыручылар. Аларның сүзен дәлилләгәндәй шул ук минутта мәдәният йортында ут сүнде. Бу шул электр чыбыкларының көйсезлеге булдымы дисәң - дүшәмбе кичендә тирә-юнь авылларда бик каты буран уйнады. Шуның аркасында булгандыр дигән нәтиҗәгә килдек. Шулай да, җирлек башлыгы Нияз Гыйльфанов әлеге мәсьәләнең бик җитди булуын, авылда электрикның булмавын үзе дә җөпләде. Газ өчен түләүгә бәйле сораулар да шактый иде бу җирлектә.

Газ дигәч тә, үткән җомгада Круглое Поле поселогындагы җыенда да бу хакта сүз хәйран булды. Күпфатирлы йортларга индивидуаль газ котелларын кертү турында авыл халкына мөһим мәгълүмат җиткерелде:

- Республиканың газлаштыру фонды индивидуаль газ кертү программасы буенча соңгы елын эшли. Телисезме-теләмисезме ул котелларны фатирларыгызга урнаштырырга - бу хакта җыелып үзегез хәл итегез. Моның өчен сезгә 2 атна вакыт бирелә. Ләкин икенче кышта терсәк тешләп утырырлык булмасын, - диде Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыеннар