Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Журналист – ЮХИДИ инспекторы

Безнең җәмгыятьтә «гаишник»ларга карата шактый үзенчәлекле мөнәсәбәт формалашкан, мин аны хәтта тискәре дип тә әйтер идем. Ә бит аларның эшчәнлеге безне, ягъни юл хәрәкәтендә катнашучыларны, һәлакәттән саклап калуга юнәлтелгән. Эчке эшләр бүлеге тәкъдиме белән, журналист эшен бер көнгә алмаштырырга туры килде. Полиция хезмәткәре киемендә, юл патруль хезмәте белән бергә, юл...

Эшкә тотыну

Төгәл иртәнге сәгать 9да мин үземнең яңа «вазифаларымны» башкару өчен, Тукай районының полиция бүлегенә килдем. Беренче чиратта, миңа өс киеме бирделәр. Тышкы яктан олы күренсә дә, бушлат уңайлы булып чыкты. Бүрек тә бик килешле генә кереп утырды.

Ул көнне Кече Шилнә авылы янында эшләүче патруль хезмәте белән эшләдем. Аның составында ике хезмәткәр - ЮХИДИнең өлкән инспекторы, өлкән лейтенанты Рүзәл Шәрәфиев, аның стажы 11 елдан артык. Лейтенант Фаиз Хисаметдинов, хокук саклау органнарында эшләвенә 19 ел.

Юл-патруль хезмәте

Юл-патруль хезмәте көн саен юлда хокук бозуларга каршы көрәшкә чыга, тәүлек дәвамында кизү торалар. Әле ярый 12 сәгать эштән соң, алмашка бүтән хезмәткәрләр килә икән. Яңа хезмәттәшләремнең сөйләвенчә, аларга түләнмәгән штрафлар, чистартылмаган машина номерлары, тизлекне арттыру очраклары, иминлек каешын такмаучылар, исерткеч кулланган машина йөртүчеләр, юл фаҗигасенә юлыккан шоферлар белән эш итәргә туры килә икән.

- Безнең беренче чираттагы бурыч - юлларда тәртип саклау. Бер көн икенчесенә охшамый. Ял көннәрендә, гадәттә, хокук бозучылар күбрәк була. Һава торышы да тәэсир итә - көннәр явым-төшемсез торса, тизлеген арттырырга теләүчеләр арта. Бүген, үзегез күргәнегезчә, юл чиста - нәкъ менә тизлеген арттыручылар күбрәк булачак, - дип сөйләде Фаиз Хисаметдинов.

Беренче тикшерү

Тизлек режимын сакламаучыларны ачыклау өчен машина эчендә урнашкан камера кулланыла. Ул каршы килүче машиналарның тизлекләрен үлчәп, ничек хәрәкәт итүләрен яздырып бара, рөхсәт ителгән километрдан артса, тавыш бирә. Инспекторлар шунда ук чыгып, әлеге кагыйдә бозучыны туктаталар.

Бер як тәрәзәне ярым ачып, камераны күзгә сизелерлек югары тизлек белән баручы машинага юнәлтәбез. Тизлеге 100 километр сәгатьтән артык. Димәк, туктатабыз. Лейтенант Фаиз Хисаметдинов кагыйдә бозган машинаның каршысына чыга. Алга таба документлар тикшерү башлана. Беркетмә тутыру өчен хокук бозучы полиция машинасына чакырыла яки тәрәзә аша гына әңгәмә корыла. Бүген хәтта беркетмә дә планшет аша гына тутырыла икән. Кешенең шәхси мәгълүматларын кертү белән экранда бар да күренә. Шунда ук, кечкенә принтердан беркетмә чыгарылып, хокук бозучының кулына тоттырыла. Талашып, бәхәскә килүчеләр булмады. Бар да үзләренең гаебен танып, «ашыктык шул инде» дип җавап бирделәр. Өлкән лейтенант Рүзәл Шәрәфиев артыннан күзәтәм. Үзен нык тота, каушамый.

- Еш кына без көнебезне бер урында үткәрәбез. Әлбәттә, көн саен бертөрле түгел, һәлакәтләр дә була. Без һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш, бер көн эчендә беркетмә тутыручы да, инспектор да, табиб та, психолог та, коткаручы да булырга туры килергә мөмкин, - ди Рүзәл Шәрәфиев.

Ике сәгатькә якын вакыт эчендә кызыксынучан караш ташлаучылар да, ярый әле туктатмады, дип авыз ерып китүчеләр дә күп булды ул көнне. Шунысы сөенечле: туктатылган 6 кеше арасында бер генә исерек шофер да очрамады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев