Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заявкалар кабул ителә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар  сатып алуга, өч яшьтән зуррак  бияләр тотуга, савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм кәҗә бәтиләре  тотуга чыгымнар өлешен  каплау өчен субсидияләр алуга заявкалар кабул итү турында  игълан итә. Сайлап алу 2022 елның 29 мартыннан 2022 елның 28 апреленә кадәр үткәрелә.

Агымдагы елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру максатларында субсидияләрнең максималь ставкалары түбәндәгечә арттырылды:
-таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар  сатып алу өчен бер баш терлеккә 60 мең сумга кадәр;
-нәселле таналар һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар сатып алу өчен бер баш терлеккә 70 мең сумга кадәр;
-сөтчелек юнәлешендә кимендә 8 баш  сыерга мини-фермалар төзү өчен  - 600 мең сумга кадәр һәм кимендә 5 баш сыерга - 300 мең сумга кадәр.
Заявкаларны сайлап алу турында мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла: https://agro.tatarstan.ru/otbor-prodolzhaetsya-5710129.htm .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев