Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз эшен башлаучыларга мәшгульлек үзәге акча бирә

Узган елны үз эшен башлап җибәргән биш кеше әлеге ярдәмнән файдаланган инде. Быел исә район мәшгульлек үзәгенә әлегә бер генә эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Ул агач эшләнмәләре җитештерү буенча цех ачкан. 117600 сум акчага яшь эшмәкәр шушы эшендә кирәк булган җиһаз сатып алган. Әлеге суммадагы ярдәмне теләсә нинди юнәлештә кулланырга була, дип хәбәр итә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк.

Әлбәттә, әлеге акчаларны килдең дә алдың түгел. Үзенең шартлары, бизнес-план әзерлисе бар. Мәшгульлек үзәге белгечләре әлеге сорауларда һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Бары тик нинди эш башларга, ничек итеп әлеге өлкәне табышлы итәргә икәнен генә эшмәкәр төгәл күз алдына китерергә тиеш. Мәшгульлек үзәге әзер бизнес-проектлар тәкъдим итми. Бу кешенең үзеннән, аның мәнфәгатьләреннән тора. Гадәттә, кеше үзенең мавыгуын, үз күңеленә ошаган шөгылен һөнәргә әйләндерә. Кемдер исә базар торышын, бүгенге көндә халыкның ихтыяҗы нәрсәдә икәнен өйрәнә һәм шулай эшмәкәрлек юнәлешен билгели. Башкалар исә бизнес эшчәнлеге барышында проблемалы урыннарны ачыклый һәм шул тармакны каплар өчен өстәмә бизнес ача. Константин Кошелев менә шундыйлардан. Без аның белән Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләренең «Бизнес-десант» проекты семинары барышында сөйләштек. Ул ресторан хуҗалары өчен махсус мобиль кушымта – приложение уйлап чыгарган. Аның ярдәмендә кафе-рестораннар үзләренә эшчеләр, ә эш эзләүчеләр үзләренә эш урынын тиз арада таба алалар. Кемдер вакытлы эш урынын эзләсә, кемдер төп эш урынын карый – һәрберсенә биредә мөмкинлек бар.
– Бу юнәлешне башлап кына җибәрдек. Бүгенге көндә без әлеге проектны зуррак масштабларга чыгару этабында. Дөрес, республика тәкъдим иткән программаларга без керә алмыйбыз, юнәлешебез туры килми, – ди Константин.
Чыннан да, республика тәкъдим иткән максатчан проектлар авыл хуҗалыгы, товар җитештерү һәм эшкәртү юнәлешләре буенча эшли. Шулай да кече бизнесны үстерү өчен кызыксындыру чаралары бар.
– Без 8 процентлы микрозайм һәм грант алу өчен документлар пакеты тутырдык. Хөкүмәт тарафыннан ярдәмгә өмет итәбез, – дип, яшь эшмәкәр алга планнары белән дә уртаклашты.
Ике дус Юрий белән Василий исә күңел ачу тармагында эшләрен ачканнар. Хәзергә алар бары тик шәһәр халкына гына юнәлеш тоталар. «Бизнес-десант»ка алар туризм өлкәсендә программа тәкъдим ителмәсме дип килгәннәр. Юрий Булдыгин әйткәнчә, моңарчы эшмәкәрләр үз инициативалары, үз кертемнәре белән генә эш иткәннәр, ә хәзер, шушы юнәлешне җәелдереп, Тукай һәм башка күрше районнарга да чыкмакчылар.
Үз эшен башларга теләүчеләр өчен юнәлешләр күп төрле. Үз юлыңны табу, шушы юлга беренче адымыңны басу өчен исә теләк һәм зур үҗәтлек кирәк. Ә булышу, ярдәм итү программалары хакында район мәшгульлек үзәгендә һәм башкарма комитетның икътисад бүлегендә белергә була.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X