Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юлларда сак булыгыз

Бу юл-транспорт вакыйгасы 3 апрель көнне Тукай районы биләмәсендә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 12 чакрымында була. 1981 елда туган БМВ-Х  6 автомобилен йөртүче Лениногорск шәһәре кешесе Яр Чаллы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә юеш асфальттан  каршы юлга чыга һәм юл читенә машинасы белән әйләнеп төшә. 

Машина йөртүченең бит тиресе җәрәхәтләнә, бер кулы сына, аны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаталар. Ул 22 ел машина йөртү стажы булуга карамастан күп тапкырлар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен админстратив җаваплылыкка тартылган була.
Шамил Ганиев,
полиция майоры, ЮХИДИ идарәсенең Тукай районы
буенча башлыгы

фото ЮХИДИ идарәсенең Тукай районы бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев