Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юллар, яктырткычлар үзара салым акчасына

18 ноябрь көнне Татарстан авылларында үзара салым җыю буенча референдум узды. Һичшиксез, үзара салым дәүләт программасының нәтиҗәсе тормышка ашырылган проектларда күренә. Әлеге программа кабул ителгән көннән бирле авыл җирлекләрендә мөһим эшләр башкарылды: юллар төзекләндерелде, урамнар яктыртылды, зиратлар тәртипкә китерелде һәм башкалар. Шуңа күрә референдумда катнашучылар ел саен күбәя бара. Баштарак ышанмый караучылар да, сайлау участокларына килеп, үзара салымны яклап тавышларын бирәчәк.

Мәләкәс авыл җирлегендә 2018 елда халыктан 358 мең 500 сум җыелган. Халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылганан соң, 1 миллион 792 мең 500 сум акча тупланган.
Шушы күләмле суммага башкарылган эшләр исемлеге дә байтак. Мәләкәс авыл җирлегенә кергән Иске Җирекле авылында урамнарга 120 яктырткыч куелган, бу эш 1 миллион 184 мең сумга төшкән, әле тагын 80не урнаштырачаклар. Яңа Җирекле авылының Югары Җирекле урамын яктырту өчен 39 мең сумга 6 прожектор алып урнаштырылган. Шулай ук Куаклы авылының Үзәк урамына 16 мең сумга 5 прожектор, Калинино авылының Полевая урамына 27 мең сумга 5 прожектор алынган һәм 650 метр озынлыкта чыбык өстәгәннәр. Калинино авылында төзелә торган мәдәният һәм ял паркын койма белән әйләндереп алу өчен 81 мең сум тотылган. Мәләкәс авылында исә Үзәк урамда электән үк булган тротуарны яңартып төзекләндергәннәр. 122 метрга сузылган тротуарга 445 мең сум кирәк булган. Яңа Җирекле авылының Үзәк урамындагы 160 метр юлга вак таш жәелгән. Бу эш 33 мең сумга төшкән.
– Үзара салымның билгеле бер максат өчен җыелуын һәм аның нәрсәгә сарыф ителүен халыкның белеп торуы мөһим. Ышанып кертелгән акча эштә күренә. Шунысы да мөһим, аерым бер авылда җыелган бөтен акча әлеге торак пунктны төзекләндерүгә һәм үстерүгә китә. Шунысы куанычлы, авыл кешеләренең күбесе моны аңлый. 2018 елда исә Мәләкәс авыл җирлегендә пропискада булган кешеләрнең 58 проценты үзара салым җыюда катнашты. Безгә кешеләрне үзара салымда катнашырга мәҗбүр итү түгел, ә конкрет мисалда һәм эшләрдә аларның җыйган акчаларының үз территорияләрен төзекләндерүгә китүе мөһим, – ди Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев.
2019 елда исә Мәләкәс авыл җирлегендә үзара салым күләмен 500 сумга күтәрергә планлаштыралар. Ниятләре дә зурдан бит. Әйтик, Мәләкәс һәм Калинино авылларында моңа кадәр бер дә булмаган балалар мәйданчыгы төзү планы бар. Мәләкәс авылындагы Яшьләр урамындагы күпфатирлы сигез йортның ишегалды территориясен төзекләндерү, авылга керү юлына яктырткыч кую һәм моңа кадәр төзелгән тротуарны озайту тәкъдимнәре дә бар. Иске Җирекле авылында да тротуар төзергә ниятлиләр. Яңа Җирекле, Куаклы, Мәләкәс авылларында да юл проблемаларын хәл итү планга керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев