Юлга хуҗа табуны сорадылар
Чәршәмбе көнне җыеннар Иштирәк авылында һәм Круглое Поле поселогында үтте. Җитәкчелек белән очрашуга ике җирлектә дә халык шактый килгән иде. Иштирәктә авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинаның чыгышыннан соң халык район хакимияте вәкилләренә үзләрен борчыган берничә сорауны җиткерде.
- Аулаш авылында бүген яңа урам газсыз. Монда биш йорт бар, 300 метрлап линия сузарга кирәк, - диделәр биредә яшәүчеләр.
Янгын сүндерү машинасына җылы гараж юклыгын әйтеп үттеләр. Түбән Кама белән Иштирәк арасындагы дүрт километрга якын юл беркемнең дә карамагында булмавы, шуңа күрә аны тотуда кыенлыклар килеп чыгуы хакында искә төшерделәр. Гөлнара Сәүбәновна әйтүенчә, бүген бу участок иганәче ярдәме белән чистартылып тора, ләкин хуҗадан башка барыбер хәлдән чыгу мөмкин түгел. Җирлек башлыгы үз чыгышында мәктәпне төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде. Ләкин, бала саны аз булу сәбәпле, аны капиталь ремонт программасына кертеп булмый. Бүген биредә нибары 29 укучы белем ала.
Круглое Поледа, башка җирлекләрдән аермалы буларак, җыен концерт номерлары белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева үз чыгышында 2016 елда эшләнгән эшләр, киләсе елга бурычлар турында сөйләүдән тыш, озак еллар бергә яшәүчеләрне, тәрбиягә бала алган гаиләләрне, мал асраучыларны (ә андыйлар поселокта бик аз икән, шәхси хуҗалыкларда нибары 17 мөгезле эре терлек исәпләнә) билгеләп үтте. Башлыкның чыгышында да, җирлектә яшәүчеләрнең фикерләрендә дә соңгы елларда Круглое Поледа яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә күп эшләр башкарылуы, республика программаларының биредә актив эшләве билгеләнде. Поселок үсештә, дип ассызыкланды. Җитәкчелеккә сорау бирүчеләр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев