Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы

Юллар ялгышларны кичерми, диләр. Ләкин, ялгышудан бигрәк, юл йөрү кагыйдәләрен күрә торып үтәмибез, ваемсызлыгыбыз аркасында бәлагә тарыйбыз. Соңгы вакытларда район территориясендә булган юл-транспорт фаҗигаләре шул турыда сөйли.

Фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 


Быелның тугыз аенда аварияләрдә үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 2гә күбрәк. 2021 елда районда 68 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуларда 11 кеше вафат булган, 100 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Бигрәк тә балалар катнашында аварияләрнең шактый булуы хафага сала. Шундый 11 юл-транспорт һәлакәтендә 2 баланың вафат булуы аянычлы хәл. 14 сабый имгәнүләр алган. Фаҗигаләрнең килеп чыгуында беренче чиратта без өлкәннәр гаепле. 
Бу саннар район башкарма комитетында үткәрелгән юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында яңгырады. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев утырышта аварияләрнең нигә килеп чыгуын җентекләп аңлатты, анализлады.
– Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре күпчелек вакытта каршы юнәлештәге полосага чыгып бәрелешү аркасында була. Быел тугыз айда шундый 35 очрак теркәлде. Аларда 6 кешенең гомере өзелде, 61 кеше имгәнде, – диде баш инспектор. – 12 машина юлдан төшеп капланды, аларда 16 кеше имгәнде. 
Машина йөртүчеләр тизлек режимын сакламыйлар. Шул сәбәпле районда 28 авариядә өч кеше вафат булган, утызы яраланган. Каршы поласага чыгып бәрелешүләр саны егерме, аларда җиде кеше үлгән һәм егерме җиде кеше авыр хәлдә больницага эләккән.
Юл-транспорт фаҗигаләре күбрәк атнаның икенче яртысында була икән. Бигрәк тә җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә, кичке сәгатьләрдә.
Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар да күп. Быелның тугыз аенда исерек йөртүчеләр аркасында 6 авария булган. Аларда 2 кеше вафат, 11 кеше тән яралары алган.
Районның баш инспекторы мототранспорт катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләренең шактый булуын да ассызыклап үтте. Быел мотоциклчылар аркасында 7 авария булып, аларда 4 кеше үлгән, 5 кеше имгәнгән, шуларның икесе сабыйлар. Ике үлем исерек килеш мотоциклга утыручылар өлешенә туры килә.
Үсмерләргә мотоцикл сатып алганнан соң ата-аналар аңлату эшләрен алып бармыйлар, олы юлларга чыгарга ярамаганлыгын төшендермиләр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырмыйлар. Мотоциклга утырган малай үзен герой итеп сизә башлый. Ата-ана аннары үкенә дә бит, ләкин соң була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев