Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәгемнең ярасы син, Оргыдым

Мин Оргыды авылы малае. Шунда тудым, шунда үстем. Совет армиясе сафларына шушы туган авылымнан алындым. Элек безнең авыл «Ленар» колхозы составында иде. Аның терлекчелек фермалары гөрләп эшләп торды. Күп итеп бозау асрадылар, симертеп хөкүмәткә ит итеп тапшырдылар. Ул сарык фермасында ничә йөз мал булгандыр?! Бездә хәтта куян асрый торган ферма да бар иде. 300 дән артык умартасы белән дә дан тотты Оргыды. Умартачы Мөхәммәтҗа абый җәй айларында берәр тонна бал суыртып тапшыра иде. Үрдәк фермасы аерым мактактауга лаек, анда көз айларында 500 дән артык үрдәкне суеп, эшкәртеп хөкүмәтебезгә тапшырганны яхшы хәтерлим.

Ат абзары булу авылыбызның горурлыгы булды. Анда конюх Галимҗан абый Мортазин эшләде. Ул вакытларда колхоз җирләрен атлар белән эшкәрттеләр. Галимҗан абый бөтен малайларны ат җигәргә өйрәтте, ат өстендә җайдак булып чабу буенча да беренче дәресләрне аннан алдык. Безнең авыл атлары Сабантуйларда һәрвакыт беренче килә иделәр, чөнки алар яхшы тәрбияләнгән, тамаклары тук атлар иделәр. Без колхозда һәрвакыт хезмәттә булдык, фермаларда маллар карадык, кырда эшләдек.
Авылыбызда совет чорында яшәгән олпат кешеләрне һәрвакыт искә төшерәм. Бригадир булып эшләгән Сәмигулла Рахманкулов абый бик мировой кеше иде. Ул авылны алга җибәрү өчен күп тырышты, көч куйды.  Өстәгеләр белән дә, астагылар белән дә сөйләшә белде ул. Аның ярдәме белән колхозыбыз гел алда барды.
Авылыбызның күрке, иң яраткан урыныбыз Оргыды елгасы булды. Аның тирәнлеге кайбер урыннарда ике метр ярым иде. Җәй буе бөтен бала-чага шунда су коенды, ял итте, йөзеп-чумып уйнады. Бу елгада балык күп иде. Балачакта шуннан балык тотып кыздырып ашый идек. Тик бүгенге көндә Казиле авылы белән Оргыды арасына буа буып түләүле балык тоту урыны ясадылар. Авылыбыз уртасындагы елга саегып, кечрәеп калды. Анда хәзер балык түгел, бака да юк. Шулай итеп Оргыды елгасы корыды. 
Ул вакытларда авылда яшәүче һәр хуҗалык сыер, бозау тотты, сарыкларның саны егермедән дә артып киткәнен беләм.  Ул кош-корт, каз-үрдәкләрне әйтеп тә торасы юк. Маллар күп булса да көтүләрне көтү үзе бер рәхәт була иде. Хәзер без көтү көткән яланнарны сөреп бетерделәр. Авыл читләрендә ел саен котрып алабута үсә. Аны хәтта чабучы да юк. Үзгәрде авылдагы тормыш, бик күпкә үзгәрде. Оргыды авылына кергәндә иске җимерек фермаларны күреп эч поша, әйтерсең алар бомба төшеп шартлаганнан калган. Кайчакта бик куркыныч булып китә. 
Бүген Оргыды авылында бер генә дә эшләп килүче ферма юк. Авыл яшьләре эшкә Чаллыга , күрше авылларга эшкә йөриләр. Мине бу мәсьәлә бик борчый. “Ирек” кооператив хуҗалыгы җитәкчеләре игътибарга алсын иде.
Мин күрше авылларда да еш булам, Иске Абдул, Мерәс авыллары матур, төзек. Анда Сәйдәш хуҗалыгы җитәкчеләренең кайгыртучанлыгы күренә.
Оргыды авылы бәйрәмендә авылыбызны төзекләндерү турында гел әйтеп киләбез. Әммә бу бәйрәм короновирус аркасында узган ел булмады. Быел булыр, дип ышанып торабыз. 
Оргыды авылында бүген 30 кеше яши. Җәй айларнында шәһәрдән кайтып торучылар күбрәк була. КАМАЗ заводларында эшләп ялга чыккан кешеләр дә күченеп кайталар, кемнәрдер өй салырга тотына. Шәһәрдә яшәү модасы акрынлап бетеп бара.
Оргыды авылы минем өчен изге җир. Анда минем ата-бабаларым яшәгән. Мин хәзер аның мескен булып яшәвен теләмим. Яңартасы иде туган авылыбызны. Хөрмәтле авылдашлар, кайтыгыз, туган нигезләрегезне яңартыгыз. Авыл яңача яши башласын иде. Адылдашлар, бердәм булыйк, проблемаларны уртага салып хәл итик. Шул чагында гына авылыбызга кабат җан, ямь керер.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев