Тукай районы Белоус авылында тантаналы рәвештә Россия рок йолдызы Александр Барыкинга мемориаль такта ачтылар. Ул биредә урнашкан «Нарат урманы» бакчачылык ширкәтендәге йортка куелды. Барыкин композитор, җырчы-шагыйрь. Музыкант Чаллыда берничә тапкыр чыгыш ясый һәм дусларында «Нарат урманы»нда кунакта була. Хәтта шәһәргә «Яр Чаллы»дип аталган җыр багышлый.
Шул ук көнне хәтер кичәсе дә үтте. Чарада Александр Барыкинның улы-Георгий катнашты.
Нет комментариев