Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Йорты янган» «Апас» кешесе Тукай районы Иске Дөреш авылында яшәүчеләрдән акча җыйган

«Якшәмбе көнне сәгать көндезге 3ләр тирәсендә 45-50 яшьләрдәге ир кеше Иске Дөреш авылы буйлап, өйләргә кереп, акча сорап йөрде, - дип шалтыратты безгә фамилиясен редакция өчен генә дип белдергән ир-ат. - Ул үзен Апас районыннан дип таныштырды. Акча җыюының сәбәбен йортының януы, урамда бернәрсәсез калуы белән аңлатты. Кемнәрдер 100, 200...

«Якшәмбе көнне сәгать көндезге 3ләр тирәсендә 45-50 яшьләрдәге ир кеше Иске Дөреш авылы буйлап, өйләргә кереп, акча сорап йөрде, - дип шалтыратты безгә фамилиясен редакция өчен генә дип белдергән ир-ат. - Ул үзен Апас районыннан дип таныштырды. Акча җыюының сәбәбен йортының януы, урамда бернәрсәсез калуы белән аңлатты. Кемнәрдер 100, 200 сум акча биреп чыгарган. Мин аңа ышанмадым һәм бернинди акча да бирмәдем. Аннары ашарга сорады. Кулына ипи, колбаса, ит тоттырып чыгардым. Начар гына киенгән ир-ат иде, документларын да күрсәтмәде. Бөтен урамнар буйлап йөрде. Бу кеше башка авылларга да килеп чыгарга мөмкин, халык игътибарлы булсын, алданмасын иде», - диде ул. Район Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлеге башлыгы Илназ Байдуганов үз хезмәтләренә Иске Дөрештән андый хәбәр кермәвен белдерде. Ләкин барлык мәгълүмат та хокук саклау органнарына килеп җитмәскә мөмкин. Тагын шундый очраклар кабатланса, халык участок вәкаләтлесенә шалтыратсын, диде. Райондашларны бу җәһәттән сак булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев