Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы очрашу булды

Сәет авылына хәтер кичәсенә Тукай, Актаныш, Минзәлә районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән, төрле елларда Әфганистада хезмәт иткән егетләр килде.

Гадәттәгечә алар башта авыл башында җыелышып, Иске Абдул зиаратына юл тоттылар. Алар шул авылның зиаратында җирләнгән хезмәттәшләре Гыйз зәт гараев Риф Мөдәрис улын һәм Рәкыйпов Нияз Гаязетдин рухына догалар кылып искә алдылар, каберләренә чәчәкләр салдылар. Шулай ук 18 нче июньдә Сәеттә булган вакыйга утны -суны кичкән егетләрне тетрәндерде. Сабыйлар рухына багышлап догалар укыдылар. Ә аннары клубка кайтып, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган обелискка чәчәкләр салып, сугышт һәлак булган бабаларыбызны искә алдылар. Ә соңыннан клубда килгән авыл халкы белән, чәй табыны артында бик җылы һәм эчтәлекле очрашу булды. Егетләребез үзләренең истәлекләре белән бүлештеләр. Армия сафларында хезмәт ит кән дә булган кызыклы да, кызганыч та булган истәлекләрен сөйләделәр.

Очрашу концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Ә үзенең матур җырларын Сәмәкәй авылы китапханәчесе Исхакова Алфира бүләк итте. Егетләребез бөтен яклап та уңган булган. Үзләре дә гармун уйнап яшьлек елларында җырларын җырладылар. Сәмәкәй авылыннан килгән Алфира Исхакова белән Илгиз Хайруллинга, мул ри - зыклар белән чәй табы ны әзерләргә хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Ха җиев ка һәм очрашуга килгән бөтен авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә. Мондый очрашулар соңгысы булмасын иде.

Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев