Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә

Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә

Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада яшенле яңгыр, көчле җил, боз яварга мөмкин. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген көндез республика территориясендә яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 22 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә.

Урамда булган очракта, ышыклану өчен урын табарга кирәк. Агач астына качарга ярамый. Җил һәм эре боз ботакларны сындырырга мөмкин, ә бу имгәнүгә һәм җәрәхәтләргә китерәчәк.

Көчле җил булган очракта, электртапшыру челтәрләре, агачлар, киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормау сорала. Бу очракта якындагы подъезга яки подвалга качарга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пунктлардан чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңыр башланса, куркынычсыз тизлек сайларга, игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев