Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь тукайлылар Корьән уку ярышларында катнашты(фото)

3 гыйнвар көнне Минзәлә шәһәрендә балалар арасында Корьән уку ярышлары үтте. Анда Тукай районында яшәүче, 14 яшькә кадәрле 12 малай һәм кыз да катнашты. Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку, яттан күпме сүрә белү, гарәпчә Коръән уку, тәҗвид кагыйдәләрен дөрес күрсәтеп һәм атап бирү буенча белемнәрен күрсәткәннәр.Бәйге барышында кыз балаларның...

3 гыйнвар көнне Минзәлә шәһәрендә балалар арасында Корьән уку ярышлары үтте. Анда Тукай районында яшәүче, 14 яшькә кадәрле 12 малай һәм кыз да катнашты. Балалар Коръәнне тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп уку, яттан күпме сүрә белү, гарәпчә Коръән уку, тәҗвид кагыйдәләрен дөрес күрсәтеп һәм атап бирү буенча белемнәрен күрсәткәннәр.Бәйге барышында кыз балаларның күбрәк һәм көчлерәк икәнлеге ачыкланды

Бәйгедә каташучыларның белеме балл белән бәяләнгән. Балалар Корьәнне яттан тәҗвид кагыйдәсен кулланып, гарәп имласы белән язылган сүрәләрне укып күрсәтергә тиеш. Шулай ук Корьәннең күпме күләмдә ятлаганы өчен дә балл өстәлә. Шулай ук балаларның мөселманча киемдә булуы, үзен әдәпле тотуына да игътибар бирелгән. Ярышта катнашкан балаларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев