Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь гаиләләр арасында иң яхшы хуҗалыкны билгелиләр

Районда «Яшь парларның иң яхшы ишегалды-2017» дигән конкурска старт бирелде. Бәйгедә йорт төзеп, үз хуҗалыклары белән яшәүче, шулай ук район территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында, предприятиеләрендә эшләүче яшь парлар катнаша ала. Бер гаилә әгъзасының 35 яшькә кадәр булуы шарт булып тора. Бәйге ике этапта үткәрелә: беренче этап авыл җирлекләрендә 10...

Районда «Яшь парларның иң яхшы ишегалды-2017» дигән конкурска старт бирелде. Бәйгедә йорт төзеп, үз хуҗалыклары белән яшәүче, шулай ук район территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы оешмаларында, предприятиеләрендә эшләүче яшь парлар катнаша ала. Бер гаилә әгъзасының 35 яшькә кадәр булуы шарт булып тора. Бәйге ике этапта үткәрелә: беренче этап авыл җирлекләрендә 10 июльгә кадәр, икенче этап - район күләмендә 15 августка кадәр уздырыла.

Алдагы елларда призлы урыннар алган яшь парлар быелгы «Яшь парларның иң яхшы ишегалды-2017» конкурсында катнаша алмый.

Районкүләм бәйгедә катнашу өчен документлар (яшь парның хуҗалыгы портфолиосы, фото һәм видео материаллар, газетада бастырылып чыккан язмалар) район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 212 бүлмә; белешмәләр өчен телефон: 70-12-46) тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев