Ярминкәләр майга кадәр дәвам итә
Авыл хуҗалыгы товарларын сатуның язгы ярминкәсе старт алды. Ярминкәләр һәр атнаның шимбә көнендә Чаллы шәһәренең «Төзүче» стадионы янында оештырыла.
Инде аның беренчесе булып узды, халыкка күпләп ит, ярмалар, он, яшелчә һәм башка беренче чиратта кирәкле товарлар тәкъдим ителде. Районыбызның авылхуҗалыгы продукциясе җитештерүче хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, фермерлары халык соравы буенча тагы да баерак ассортимент белән сәүдә итәчәкләрен белдерделәр. Ярминкәләргә рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев