Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярминкәләрдә очсызрак бәядән яшелчәсен, он белән карабодай ярмасын да табарга була

Узган шимбәдә Чаллы шәһәренең Сарман трактында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл халкы үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте.

Ярминкәләр вакытында шәһәр халкы очсызрак бәядән сыйфатлы азык-төлек алырга, запас ясарга күптәннән өйрәнде. Азык-төлеккә бәяләр арткан бу чорда сәүдәнең халыкка файдалырак итеп, арадашчыларсыз оештырылуы бик мөһим. Яшелчә, ит, сөт, ярмалар, он, шикәр комы һәм башка төрле авыл хуҗалыгы продукциясен бу юлы да әйбәт алдылар. Бәяләргә килгәндә, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим иткән бәядән сатучылар да, аерым төр продукцияне түбәнрәк бәядән җибәрүчеләр дә булды.

- Кайбер хуҗалыклар, предприятиеләр үз продукциясен тәкъдим ителгәннән очсызрак бәядән сатты. Әйтик, «Чаллы яшелчәсе» бәрәңгенең килограммын 2 сумга очсыз итеп 20 сумнан, кишерне 6 сумга очсызрак бәядән 19 сумнан саттылар. Карабодай ярмасының килограммын 45 сумнан сатарга тәкъдим ителгән булса, РайПОның сәүдә ноктасы аны 40 сумнан, икмәк продуктлары комбинаты онның килограммын 18 сумнан җибәреп торды, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Габделхәй Вәлиев.

Иткә килгәндә, шимбә көнне ит белән сәүдә итүчеләр дә шактый булды. Дуңгыз, тана, сыер, кош итеннән киштәләр сыгылып торды. Бәяләр узган ел дәрәҗәсендә калмаса да, таләп ителгәннән артык кыйммәтләнмәгән. Хәер, хуҗасына карап, сатулашкан очракта, аны очсызрак бәядән дә алып китәргә була иде. Мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре алга таба да, 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр