Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яран гөл» фольклор коллективы Чатыр тауда булды

Боерган авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Яран гөл» фольклор коллективы Азнакай шәһәрендә үткән «Чатыр тауда җыен» дип исемләнгән халыкара фестивальдә катнашты. Алар тамашачыларга «Мунчала чыгару йоласы» дигән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте.

Әлеге фестивальнең төп максаты – милли йолаларны һәм бәйрәмнәрне яңарту һәм саклау, шулай ук халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтне һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту. Азнакайда әлеге фестиваль өченче ел рәттән уздырыла. Чарага Башкортстан Республикасыннан, Чирмешән, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Әлмәт, Минзәлә, Спас, Питрәч, Лениногорск, Сарман, Алексеевск, Ютазы, Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары килгән иде.
Фестивальнең программасы «Чатыр тау кунак җыя» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамашадан башланып китте. Бирегә килүчеләр төсле буяулар белән эшләнгән милли ишегалларын күрә алды. Фестивальдә төрки халыкларның борынгыдан килгән милли үзенчәлекләрен, тормыш-көнкүрешен, традицияләрен чагылдырган җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде. Тамашачылар шулай ук «Чәкчәк аланы», «Сөлге аланы», «Халыклар дуслыгы аланы» дип исемләнгән өч мәйданчыкта оештырылган милли уеннарда катнаштылар, декоратив-кулланма сәнгать осталарының эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Мәйданда шулай ук Азнакайның үз осталары да чыгыш ясады – театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде.
«Яран гөл» коллективы Чатыр таудан матур тәэсирләр белән кайтты.

Флүзә Сәлимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев