Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда мәгълүмати технологияләр паркы ачылды

25 август көнне Яр Чаллыда IT - парк, ягъни мәгълүмати технологияләр паркының икенче мәйданчыгы ачылды. Исегезгә төшерәбез, беренче мәйданчык 2010 елда Казанда ачылган иде. Әлеге халыкара әһәмияткә ия югары технологияләр үзәген тантаналы төстә ачуда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, ТР премьер-министры урынбасары...

Заманча проект нигезендә төзелгән 5 катлы мәһабәт бинаның җиһазланышы журналистларда гына түгел, Россиянең төрле регионнарыннан чакырылган бизнес-партнерларда да ихлас кызыксыну уятты, Парк төзелешенә кертелгән инвестицияләр күләме генә 1,38 млрд сум тәшкил иткән. Югары мәгълүмати технологияләр паркының мәйданы - 23,3 кв. метр һәм биредә, нигездә, машина төзелеше өлкәсендәге проектлар тормышка ашырылачак.
ИТ-паркның структурасына кергән инновацияләр үзәгенең 80 процент мәйданын бизнес-инкубатор, алдынгы юнәлешле проектлар эшләү үзәге һәм бизнес-үзәк алып тора. Паркта шулай ук сервер- үзәк, рәсми сөйләшүләр алып бару өчен көйләнгән бүлмәләр, конференцияләр залы һәм пресс-үзәк эшли. Тоташ пыяла конструкцияләрдән корылган затлы бинаның беренче катында банк, элемтә бүлеге, теләсә нинди югары дәрәҗәдәге кунакларны кабул итәрлек кофе эчү бүлмәсе һәм ашханә урнашкан.

Реклама

Бүгенге көнгә 22 компания ИТ-паркның резидентлары булып теркәлгән. Киләчәктә хезмәттәшлек сферасы бермә-бер киңәер һәм биредә эшләүче хезмәткәрләр саны 2000 гә кадәр җитәр дип көтелә. Бәйрәм тантанасында шулай төрле тармакларның югары технологик үсешен күзаллаган бизнес проектлары белән махсус бәйгедә җиңү яулаган, резидент статусы һәм шушы үзәктә эшләү хокукы алган перспективалы 20 яшь белгечкә сертификатлар тапшырылды. Биредә эшләячәк кадрларны туплау буенча инде шактый эш башкарылган - иң югары БДИ нәтиҗәләре күрсәткән 30 студент сайлап алынган, үзәк аларны еллык укуларына түләрлек грантлар белән тәэмин итәчәк. Быелдан Казан университетының Чаллыдагы филиалында мәгълүмати технологияләр һәм системалар Югары мәктәбенең махсус филиалы ачылды. Киләчәк кадрлар базасын туплау максатыннан шулай ук Яр Чаллы шәһәренең иң көчле 3 гомумибелем бирү учреждениесендә - 26, 36нчы гимназияләрдә һәм 78 нче лицейда мәгълүмати технонлогияләрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлеш тоткан махсус сыйныфлар ачылды. "Илнең икътисадын үстерүне бүген югары мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Ә шундый бизнес-үзәкнең Чаллыда ачылуы шәһәр өчен зур мәртәбә генә түгел, үсеп килүче яшь буынның киләчәген билгели торган гаять мөһим фактор да. Димәк, "акыллы башлар" бәхет эзләп каядыр китмәячәк, үзегезнең шәһәрдә, үзебезнең Татарстанда калачак, республикабызның фәнни-икътисадый казанышларын халыкара дәрәҗәгә күтәрәчәк" - диде үзенең чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов. Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Чаллыда ачылган ИТ-паркны Россиядәге иң яхшы технопарк дип атады. "Татарстан яңа технологик проектларны, инновация үзәкләрен тормышка ашыру өчен иң кулай, уникаль регион икәнен тагын бер кат раслады - шушы җирлектә туган, белем алган, ниндидер үсешкә ирешкән җитәкче буларак, мин ихлас горурланам. Бу паркның ачылуы, иң беренче чиратта, Республиканың бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүче бик мөһим фактор, тарихи әһәмияткә ия зур казаныш. Чөнки технопарк - ниндидер товар җитештерүче предприятие яки завод кына түгел, ә илебез икътисадын, машина төзү сәнәгатен югары мәгълүмати технологияләр нигезендә, бизнес- проектларны халыкара дәрәҗәдә эшләү, тормышка ашыру юлы белән үстерү, камилләштерү үзәге. Иң мөһиме, бу үсеп килүче яшь буынның "Без үзебезнең республикада, үзебезнең илдә яшәргә телибез һәм аны көчле, бай, абруйлы итүдә турыдан-туры катнашасыбыз килә," дигән омтылышы хөкүмәт тарафыннан хупланып тормышка ашуы, яңарыш-алгарышның җиңүе," - диде Николай Никифоров һәм ИТ-паркның беренче хезмәткәрләренә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ITпарк югары технологик њзђк Татарстан Республикасы Президенты