Янгыннардан саклану өчен
Районыбызда шәхси хуҗалыкларда янгыннарны үз вакытында ачыклау, булдырмау өчен янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге гражданнарга автоном янгынны кисәтү җайланмасын(извещателен) куйдырырга тәкъдим итә.
Республикабызда шушы җайланмалар ярдәмендә янгыннарны вакытында ачыклау очраклары арта тора. Тукай районында быел шәхси хуҗалыкларга 12, спонсорлар ярдәме белән12 янгыннан кисәтү җайланмасы алынган. Шушы көннәрдә Донецк шәһәреннән күчеп кайткан гаиләгә 4 кисәтү җайланмасы һәм огнетушитель куелган. Бу хакта безгә районыбызның янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Роберт Зиятдинов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев