Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!
2014 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2015 елга аяк басабыз. Узган елны канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән озатырга кирәктер. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы гына программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең районның да өлеше бар. Соңгы берничә ел корылыклы килсә дә, игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы...
2014 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2015 елга аяк басабыз. Узган елны канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән озатырга кирәктер. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы гына программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең районның да өлеше бар. Соңгы берничә ел корылыклы килсә дә, игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы белән һәм алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә 116 мең 694 тонна уңыш җыеп алынды, 107 мең 663 тонна терлек һәм кош ите җитештерелде, 23 мең 963 тонна сөт савып алынды. Билгеле, бу уңышларда фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларының да өлеше бар. Районда 65 фермер хуҗалыгы, 27 гаилә фермасы эшләп килә. Агросәнәгать комплексында инвестиция проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Алар, башлыча, яңа производстволар төзүгә, гамәлдәге технологик линияләрне модернизацияләүгә һәм җиһазлар сатып алуга тотыла. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев