Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яктылык кайтаручы фликерлар куркынычны алты мәртәбә киметә

Район юлларында ел башыннан җәяүлеләр белән бәйле 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 18 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр белән бәйле юл һәлакәтләре дә кимеми. Фаҗигаләр, нигездә, җәяүлеләрнең үз гаепләре, үз ваемсызлыклары аркасында чыга.

Җәяүлеләр өчен бүген аеруча куркыныч чор, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегендә. Чөнки караңгы иртә төшә. Ә тәүлекнең караңгы вакытында йөртүчегә юлдагы кешене күрү бик кыен. Якыннан яктыртучы ут белән барганда, йөртүче җәяүлене 50 метрдан гына шәйли. Әгәр киемдә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара 200 метрга җитә, ерактан яктыртучы ут кушылганда исә кешене якынча 350 метрдан күреп була. Шуңа күрә җәяү йөрисең икән, өс һәм аяк киемендә, сумкада яктылык кайтаручы фликерлар, браслетлар, жилетлар кияргә кушыла. Мондый элементлар куллану куркынычны 6 мәртәбә киметә. Балаларны яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин итү аеруча мөһим. Җирле пункттан читтә йөргәндә киемеңдә яктылык кайтаручы элементлар булмаганда, ЮХИДИ инспекторлары җәяүлегә штраф та салырга мөмкиннәр. Аның күләме - 500 сум. Закон 2015 елның 1 июленнән үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев