Яхшыга өметләник!
Безнең Калмаш, Әҗмәкәй, Боерган авылларына, Яңа поселогына шушы көннәрдә көтелмәгән зур афәт килде. Кош гриппы дигән чир килеп чыгып, меңләгән тавык, каз-үрдәкне яндырырга туры килде. Ә бит йорт кошлары авыл кешесенең олы бер байлыгы. Элегрәк бу чир турында газеталардан ишетеп кенә белә, зыян күрүчеләрне бик кызгана идек. Моңа кадәр әлеге афәт безнең җирлеккә кагылмаган иде шул.
Нишлисең, юкка чыгарган кошларыбызны инде кире кайтарып булмый. Тормыш булгач төрле хәлләр була дип юанасы гына кала хәзер. Безнең халык түзем, сабыр бит ул, бу кыенлыкларны да исән-сау үтәрбез, яхшыга өметләник. Карантин вакыты үткәч, язга тагын кош-кортлар алырбыз. Ишегалларыбыз кабат бәбкәләр тавышы белән тулыр. Иң мөһиме – сәламәт булыйк!
Сәламәтлек турында сүз киткәч шуны да әйтәсе килә – заманның тагын да зуррак афәте булган коронавирустан саклану өчен прививка ясатырга, вакцинадан курыкмаска чакырам мин. Үзем 2021 елның январенда әлеге чирне йоктырдым, ноябрьдә беренче прививканы ясаттым. Миңа хәзер 74 яшь. Үземне бик яхшы хис итәм. Ишегалдында вак-төяк эшләрне дә эшләп йөрим: маллар карыйм, кар көрим. Кызларым гаиләләре белән килеп торалар. Аларны каршы алам, озатам. Дусларым белән телефоннан аралашып торам – дөнья хәлләрен сөйләшәбез, шаярабыз, көләбез. Икенче прививкам – декабрьдә. 80 яшьлек апам да вакцина ясатты. Ул да, аллага шөкер, үзен яхшы хис итә.
Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Аны яхшы кәефләр белән каршы алыйк, киләсе елның бәхетле булуын, хыялларыбызның тормышка ашуын телик.
Екатерина Смольникова.
Калмаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев