Яңа поселогында «Гаилә - гомер учагы” дип аталган кичә үткәрелде (фото)
8 июль - Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен бәйрәм итүгә Яңа поселогы мәдәният хезмәткәрләре "Сүнмәс йолдызлар" театр коллективы белән берлектә алдан әзерләнде. Поселок буенча аерылып торган үрнәк гаиләләр белән әңгәмәләр үткәрелде һәм алар кунакка чакырылды. Кемнәр соң ул бар халыкка да үрнәк итеп куярлык гаиләләр? Алар - 80 еллардан бүгенге көнгә...
8 июль - Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен бәйрәм итүгә Яңа поселогы мәдәният хезмәткәрләре "Сүнмәс йолдызлар" театр коллективы белән берлектә алдан әзерләнде. Поселок буенча аерылып торган үрнәк гаиләләр белән әңгәмәләр үткәрелде һәм алар кунакка чакырылды. Кемнәр соң ул бар халыкка да үрнәк итеп куярлык гаиләләр?
Алар - 80 еллардан бүгенге көнгә кадәр "Гигант" хуҗалыгында хезмәт куючы Каримовлар, ялгызы 3 кыз тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына озатучы Солтангараевалар һәм поселокта сирәк була торган - игез малай алып кайтучы күп балалы Яканаевлар һәм Такиуллиналар гаиләләре әти - әниләре, туганнары, дуслары һәм куршеләре белән бәйрәмгә җыелдылар . Кичәдә татулык, бер- береңә хөрмәт һәм игътибарлылык турында фикерләр алышынды, ата-анага мәхәббәт, тугрылык турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Ун елдан артык бер урында эшләүче килен белән кайнана Рәмзия һәм Айгөл Каримовалар яшь гаилә, бүген генә никах укытучы - Равил һәм Юлиял Ризатдиновлар гаиләсенә бәхетле гаиләнең нигезендә бер-береңә хөрмәт ятканлыгын җиткерделәр. Балалар, оныклар әти-әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, ә газиз әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә , күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.
Кичәнең икенче өлешендә драматург Т.Миңнуллинның "Яшьлек белән очрашу" комедиясеннән өзек күрсәтелде. Шунысы гаҗәп, 11 айлык Данияр белән Бәхтияр Яканаевлар да комедия тәмамлангач , шатланышып , кул чаптылар.
Тату, бердәм гаиләләргә мәхәббәт символы - ромашка букетлары , ә яшь Ризатдиновлар гаиләсенә тормышыгыз шушы пешкән җиләктәй матур һәм татлы булсын диеп, урман җиләкләре букеты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды .
Бәйрәмне тиешле югарылыкта үткәрүдә булышканнары өчен Әҗмәкәй авылы җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка, музыкант Илдус Нәҗип улы Низамовка, артистларыбыз Рафаэль Садыйковка, Зөлфия Окуневага, Илшат Ахметсафинга, баянчы Рифкать Абдуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итә поселокның ветераннар Советы председателе Нурия Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев