Яңа поселогы мәдәният йортында “Истәлекләр дөньясында” исеме астында хәтер көне үтте
Яңа поселогы мәдәният йорты Хезмәткәрләре 22 июнь көнне билгеләп үтте. .Мәдәният йортында бик матур "Хәтирәләр яңарганда "- дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Ул күргәзмәдә сугыш ветераннарының , барлык тыл ветераннарының аерым фотоальбомнары , гомер юллары турында язмалар, Хәтер китаплары , сугышта һәм сугыштан соң алган орден- медальләренең фоторәсемнәре куелган иде....
Яңа поселогы мәдәният йорты Хезмәткәрләре 22 июнь көнне билгеләп үтте. .Мәдәният йортында бик матур "Хәтирәләр яңарганда "- дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Ул күргәзмәдә сугыш ветераннарының , барлык тыл ветераннарының аерым фотоальбомнары , гомер юллары турында язмалар, Хәтер китаплары , сугышта һәм сугыштан соң алган орден- медальләренең фоторәсемнәре куелган иде. Бу көнне өлкән буын кешеләре яшь буынны әти- әниләренең, туган- тумачаларының сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары һәм сугыштан соңгы авырлыкларны ничек җиңүләре турындагы истәлекләр белән таныштырдылар. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, сугыш һәм тыл ветераннары һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Соңыннан бәйрәм сугыш чорындагы җырлар белән чәй өстәле артында дәвам итте, дип хәбәр итәләр Яңа поселогыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев