Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләктә Яңа елга махсус кино төшергәннәр (фото)

Зарыгып көткән Яңа ел бәйрәмнәре дә үтеп китте, аның күңелле мизгелләре , шау-гөр килеп бәйрәм итүләр артта калып бара, ә бәйрәм чорында узган төрле чаралар, бәйрәм кичәләре әле һаман да күңелләрдә! Быел без бәйрәмгә аеруча дулкынланып әзерләндек, һәр ел саен ниндидер яңалык кертәсе килә бит! Башта чыршы бәйрәмнәре Яңа Бүләк...

Зарыгып көткән Яңа ел бәйрәмнәре дә үтеп китте, аның күңелле мизгелләре , шау-гөр килеп бәйрәм итүләр артта калып бара, ә бәйрәм чорында узган төрле чаралар, бәйрәм кичәләре әле һаман да күңелләрдә!

Быел без бәйрәмгә аеруча дулкынланып әзерләндек, һәр ел саен ниндидер яңалык кертәсе килә бит! Башта чыршы бәйрәмнәре Яңа Бүләк мәктәбендә һәм "Сәйлән" балалар бакчасында бик тә истә калырлык булып узды, ә аннары мәдәният йортында. Үтеп баручы елыбыз Кино елы буларак билгеләп үтелгәнгә, без дә кино төшереп алырга булдык, Кыш Бабай ( мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов) һәм Кар кызы (студентка Инзилә Ахунова), янәсе, безнең Яңа Бүләк урамына килеп төшкәннәр дә юл эзләп йөриләр! Менә урам буйлап барганда аларга чаңгыда йөрүче элеккеге механизатор, хәзер инде лаеклы ялда булган Хамис Харисов очрый, аның белән бераз сөйләшеп алгач, Кыш Бабай һәм Кар кызы юлларын дәвам итәләр, алар йорт тирәләрен бик матур итеп бизәгән Хисамовлар гаиләсендә, шулай ук гомере буе укытучы булып эшләгән Әнисә апа Маликоваларда кунакта булып чыгалар. Һәм, ниһаять, безнең мәдәният йортына килеп җитеп, Нәзир Гыймазетдинов ясаган "Әтәч" сыны янына тукталалар, аннан клуб ишекләрен ачып, эчкә узалар. Бу видеорепортажны Нәзир Гыймазетдинов төшерде һәм монтажлады, тамашачыларга бик тә ошады бу яңалык! Ә аннан соң мәдәният йортында төрле могҗизаларга, күңелле җыр-биюләр, кызыклы уеннар, "Нур" халык театры артистлары әзерләгән төрле мәзәк хәлләр белән үрелгән күңелле бәйрәм тамашасы башланды. Бәйрәм тамашасында катнашкан үзешчән артистларның һәрбер чыгышына тамашачылар җылы алкышлар бүләк иттеләр. Үз чиратында авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов "Яңа елга иң матур бизәлгән капка төбе, ишегалды " конкурсына нәтиҗә ясап , конкурсның җиңүчеләре дип Иске Теләнче авылыннан Хисамовлар гаиләсен игълан итте, аларга истәлекле бүләк тә тапшырды. Бәйрәм тамашасы күңелле биюләр белән тәмамланды, дип хәбәр итә Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр Гыймазетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев