Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй, машина, машина, җитте минем башыма

Тукай район суды тарафыннан административ хокук бозу эше каралды.

34 яшьлек Тукай районы  автомобиль йөртүчесе  Чаллы-Сарман юлында, узу рөхсәт ителмәгән җирдә ,каршы як полосага чыгып, аннан килгән авто белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенчесе уртача авырлыктагы  тән җәрәхәтләре ала.Һәм дә гаепләнүченең юлдашы сәламәтлегенә җиңел  зыян килә.

Суд утырышында  гаепләнүче үз гаебен таныды,транспорт белән идарә итүдән мәхрүм итмәүче җәза сорады.

Суд карары белән гаепләнүчегә 11000 сум рәвешендә административ штраф билгеләнгән.

Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев