«Хулиган» кушаматлы сугышчы волонтерларга хезмәт турында сөйләде
Яшьләр үзәгендә отпускка кайткан махсус хәрби операция сугышчысы Рафаэль Мөхәммәтризин белән очрашу булды.
Яшьләр үзәгендә отпускка кайткан махсус хәрби операция сугышчысы Рафаэль Мөхәммәтризин белән очрашу булды.
Разведка дивизионында хезмәт итүче «Хулиган» кушаматлы сугышчы волонтерларга үзенең хезмәте турында сөйләде һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Очрашуда катнашучыларның күңелен аеруча сугышчының улы әтисе белән бергә хәрби операциядә булуы тетрәндерде.Аның улы бүгенге көндә алгы сызыкта.

Алгы сызыкта булган сугышчыларыбызга «Кенәз кыр кухнясы» активистлары гуманитар йөк җыйдылар.
Рафаэль якташларына җылы рәхмәт белдерде һәм үзенең тойгылары белән уртаклашты: «Армия кухнясы әйбәт, туклыклы, әмма туган яктан килгән күчтәнәчләр – бөтенләй башка нәрсә, бу туган йортның тәме. Аларның җылы күңел һәм мәхәббәт белән эшләнгәнлеге сизелә. Чәк-чәк, прәннек һәм өй токмачы өчен зур рәхмәт - мондый әйберләр аеруча тәмле».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев