21 сентябрьдә республикада җылы көн сакланачак. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төбәктә көн дәвамында җылы һәм урыны белән яңгырлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда бераз яңгыр явачак, иртә белән аерым урыннарда томан булырга мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк, көндез исә урыны белән 13 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Көндез республикада һава температурасы +20…+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото/ Н.Туганов
Нет комментариев