Тукай районы прокуратурасы «АгроТехЦентр» җәмгыятендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшергән. Нәтиҗәдә хезмәткәрләрнең хокукларын бозган берничә очрак ачыкланган.
Аерым алганда, 2026 елның гыйнварыннан июленә кадәрге чор өчен хезмәт хакы һәм отпуск акчалары вакытында түләнмәгән. Август ахырына биш хезмәткәр алдында хезмәт хакы буенча җыелган бурыч 1 млн сумнан артып киткән, дип хәбәр итә Тукай районы прокуратурасы.
Тикшерү барышында башка кимчелекләр дә ачыкланган. Бер хезмәткәр белән эштән киткән көнендә соңгы исәп-хисап ясалмаган, кулланылмаган отпуск өчен тиешле компенсация дә түләнмәгән. 2025 һәм 2026 елларга отпуск графиклары булмаган. Ике хезмәткәргә отпуск акчалары ял башланганчы өч көн кала бирелмәгән.
Моннан тыш, хезмәт килешүләрендә эш вакыты режимы һәм хезмәт шартлары турында кирәкле мәгълүмат күрсәтелмәгән. Окладлар үзгәргәндә тиешле өстәмә килешүләр дә рәсмиләштерелмәгән. Предприятие иминият кертемнәре һәм физик затларның керемнәренә салым буенча да бурыч җыйган.
Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча «АгроТехЦентр» җитәкчесенә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә юллаган. Хезмәт хакын түләмәүгә бәйле рәвештә РФ КоАПның 5.27 маддәсе 6 өлеше нигезендә административ эш тә кузгатылган. Тиешле материаллар Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелгән.
Ачыкланган бозуларны бетерү прокуратураның контрольдә тотуында.
Нет комментариев